«Өлкән буын» проекты кысаларында.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

        Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өлкән буын» милли проекты кысаларында «Демография» проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны, яңа коронавирус йогышын (COVID-19) кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру узу өчен, район үзәк хастаханәсенә һәм яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинация үткәрү урыннарына илтә. Китерү санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән башкарыла.

     Авыл җирендә яшәүче көндезге төркемдәге социаль хезмәт алучылар да игътибардан читтә калмады. Аларны «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә илтү оештырылган. Төркемдә катнашучылар бик теләп белгечләргә киләләр, алар үзләрен күрсәтергә, үз мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итәләр, үзара аралашырга өйрәтәләр. Биредә алар өчен психологик дәресләр, тренинглар, иҗат өчен мастер-класслар һәм бәйрәмнәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International