Коллективка яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.
Вазыйфага моңа кадәр районның социаль яклау системасында эшләгән Әзинә Сәлимҗан кызы Вәлиева билгеләнде. Яңа җитәкчене Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Горюнова тәкъдим итте.
Буа районы башлыгы исеменнән яңа җитәкчене район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элек Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе вазыйфасын биләгән Рафыйк Җәләлов, идарәне республика буенча лидерлыкка чыгара алды, Пенсия фонды системасын берничә ел гамәлгә ашыра торган күп кенә хезмәтләрне һәм мөмкинлекләрне беренчеләрдән булып башкарды, хәзер ул лаеклы ялга китте. Рафыйк Галиевич яңа җитәкчегә бердәм һәм компетентлы коллектив калдырды, һәркемгә уртак нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, тынычлык һәм иң изге теләкләр теләде.
Әзинә Сәлимҗан кызына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!