"Росток" отряды активистлары "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе үткәрделәр.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

18 март көнне Буа шәһәренең 2 нче лицееның "РОСТОК" отряды активистлары Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.

Акция барышында республика проектында катнашучылар Буа шәһәре буенча 8(84374) 3-12-88 телефон номерын хәбәр иттеләр.

"РОСТОК" отрядында катнашучылар брошюралар тараттылар һәм шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.

Акциянең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору проблемасына җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International