Яшь буалыларга РФ гражданины паспортын тапшырдылар.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Кырымның Россия белән кушылуын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе» МКУ каршындагы Буа туган якны өйрәнү музеенда Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Чара РФ һәм ТР гимннары яңгыравы астында ачылды, «Безнең Кырым», «РФ паспорты тарихы» темаларына видеороликлар күрсәтелде.

Россия Федерациясе гражданины паспортларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлия Заһидуллина тапшырды. Сәламләү сүзе белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков, чыгыш ясады. Биш яшь гражданны "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова котлады. Музей исеменнән дә бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Гөлнара Хәмитова җиткерде . Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре Виктория Николаева һәм Ленар Салихова башкаруында музыкаль номерлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International