Түбән Наратбаш авылыннан Буага кадәр су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү 7,1 млн сумга төшәчәк. Моннан тыш, Буа районында Ивашевка авылында су белән тәэмин итү челтәрен төзү планлаштырыла. Акча республика бюджетыннан биреләчәк.
Татарстанда су белән тәэмин итү системаларын төзү һәм реконструкцияләү өчен 103,4 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Буа районыннан тыш, эшләр республиканың тагын биш районында, Чаллыда, Мамадышта узарга тиеш, ә аларны бу елның 1 декабренә кадәр тәмамларга кирәк.