Иң кызган чорда физик затлар керемнәренә салым буенча декларация кампаниясе, ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк. Салым түләүчеләрнең күбесе, 2021 елда алынган керемнәр турында белдерү өчен, республика инспекцияләрендә булды инде.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар, әгәр 2021 елда керем алсалар, үз исәбе буенча декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча салым органына тапшырырга тиеш:
-күчемсез милек, милеккә хокукларны саткан;
-кыйммәтле кәгазьләр саткан;
-бүләк иткән;
-лотерея, букмекер конторасы яки тотализаторда азартлы уеннардан табыш алган;
-хокукый характердагы килешү буенча, мәсәлән, милекне арендага бирүдән;
-чит илдәге чыганаклардан акча эшләгән..
Физик затлар керемнәренә алынган бүләкләрдән салым нинди очракларда түләргә кирәклеген тулырак тикшереп карыйк.
Россия Федерациясе Салым кодексының 217 маддәсенең 18.1 пункты нигезендә физик затлар керемнәренә салым түләүченең акчалата һәм натураль рәвешләрдәге керемнәре салым салынырга тиеш түгел, моңа күчемсез мөлкәт, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар бүләк итү очраклары керми.
Шулай итеп, физик зат башка физик заттан бүләк рәвешендә керем алган очракта, күрсәтелгән керемнәр физик затлар керемнәренә салым салудан азат ителә.
Күчемсез милек бүләк иткәндә физик зат тарафыннан алынган керемнәр, гаилә әгъзасыннан яки якын туганыннан бирелгән бүләктән тыш, бүләккә алынган милекнең кадастр бәясеннән чыгып НДФЛ алырга мөмкин.