Буа муниципаль районы укытучылары "Ел укытучысы-2022" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2022" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында район данын яклыйлар. Болар - һөнәри осталык конкурсларының зона турында җиңүчеләр - Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азизова Резеда Равил кызы һәм Түбән Наратбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Лилия Габделхаковна. Хезмәттәшләребезгә уңышлар һәм профессиональ җиңүләр теләп калабыз!