Баланы теркәлү урыны буенча беренче сыйныфка инде 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яздырырга мөмкин.
Микрорайонда нинди мәктәпнең урнашуын кайдан белергә була?
Мәктәпне микрорайонга беркетү турында дәлилле акт мәктәпнең һәм мәгариф идарәсенең рәсми сайтында басыла.
Бу чорда укырга кергәндә ташламалардан, шулай ук беренче сыйныф укучыларын абыйлы-энеле һәм (яисә) апа-сеңелләре укый торган мәктәпкә өстенлекле рәвештә кабул итү хокукыннан файдаланырга мөмкин.
Ничек язарга?
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша
(https:/ uslugi.tatarstan.ru/
Ә 6 июльдән теләгән мәктәпкә баланы теркәү урыны буенча (буш урыннар булганда) язылу башлана.