Исегезгә төшерәбез, Ташкичү авылында мәктәпкә капиталь ремонт дәвам итә. Агымдагы елда түбә яңартыла, җылылык, канализация системасы, иске агач тәрәзәләр пластик тәрәзәләргә алыштырыла. Шулай ук 1нче балалар сәнгать мәктәбен төзекләндерү дәвам итә. Биналарның бер өлешен дизайнерлык эшләре генә көтә, коридорлар - панельләр урнаштыру өчен әзерләнгән.
Буа медицина училищесы да студентларына яшәү өчен уңай шартлар тудыра.