Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары, протез-ортопедик эшләнмәләр, һәм башка махсус чаралар белән вакытында тәэмин итү бурычына Татарстан Республикасы Президенты, республика Хөкүмәте каршындагы инвалидлар эшләре советына һәрвакыт зур игътибар бирә.
Бүген ул ничек хәл ителә – бу сорауга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2022 елның 25 мартында 14-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр узачак “Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге” дәүләт учреждениесе вәкилләре һәм идарәче вазыйфаларын башкаручы җавап бирәчәк. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә катнашачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре гражданнарны кабул итү көнендә 14-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү аша - https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message... яисә oprt.tatar@yandex.ru почтасына 2022 елның 24 мартына кадәр кабул ителә.