Буа шәһәрендә «Балкыш» - «Сияние» фестиваленең зона этабы узды.

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Буа районында ветераннар арасында “Балкыш” - “Сияние” талантлы башкаручылар республика фестиваленең зона этабы узды. Анда сигез күрше район катнашты.

Катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.

- Өлкән яшьтәге җырчылар арасында фестиваль республикада инде 7 нче тапкыр уздырыла. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында талантлы, актив, иҗади кешеләр аз түгел. Һәм "Балкыш" алар өчен үзләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, фикердәшләр даирәсендә аралаша ала торган урын булды.

Фестиваль кирәкле, һәм без аның алга таба да өлкән яшьтәге иң талантлы вәкилләрне җыюын дәвам итеп яшәвенә шикләнмибез. Ә алар, үз чиратларында, үз осталыклары белән башкаларны шатландырыр, шул ук вакытта яшьләр өчен бетмәс-төкәнмәс энергия, хезмәт сөючәнлек һәм активлык үрнәге булып хезмәт итәр, - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович.

Буа районы ветераннары компетентлы жюрига кызыклы һәм бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр, ул «Гөлҗамал» фольклор коллективы чыгышыннан башланды. Жюри әгъзалары алдында шулай ук ветераннар хоры - “Пилеш”, “Солкус” фольклор коллективлары, районыбызның ялгыз вокалчылары һәм нәфис сүз осталары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International