Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2022 елның 25 марты, җомга

"Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Кеше тормышында мәдәниятнең әһәмияте ифрат зур. Ә йөрәкләребезгә һәм күңелләребезгә аның кыйммәтле кисәкчәләрен кадерләп җиткерә торган кешеләрнең хезмәте ихлас рәхмәткә лаек.

Сезнең һөнәр ияләре - якты, иҗади, мавыктыргыч, инициативалы. Безнең бай мәдәни мирасны саклаучылар. Сезгә  районыбызда фидакарь хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәм.

Сезнең күп кенә яңа иҗади идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрегез булсын! Сәламәтлек, бәхет һәм илһам телим!", - дип яза Ранис Рафис улы үз каналында https://t.me/RanisKamartdinov телеграм-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International