Гадәттәгечә, 1 апрельдән Татарстанда территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык старт ала. Ул 31 майда тәмамланачак.
Буа районы территорияләрен җыештыруда 20 меңнән дә ким булмаган буалы, район предприятиеләре һәм оешмалары катнашыр дип көтелә.
2 ай эчендә Буа районын кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан арындыру, ишегалды территорияләрен, юлларны, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, кече архитектура формаларын ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, куркынычсызлык коймалары чистартылачак, ремонтланачак һәм буялачак, светофор объектлары, юл билгеләре, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектлары, сәнәгать предприятиеләре һәм гараж кооперативлары территорияләре тәртипкә китереләчәк. Шәһәр паркларына һәм скверларына, урам буйларындагы яшел зоналарга, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре территорияләренә аерым игътибар биреләчәк.