«Мадьянкин С.А.» ИП № 01113095522000002 муниципаль контрактны үтәү йөзеннән 2022 ел азагына кадәр Буа шәһәре территориясендә хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларның санын җайга салу буенча эш алып барачак. Контракт нигезендә башкаручы, план буенча да, планнан тыш та (шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча) 2022 елның 31 декабренә кадәр хайваннарны аулый. Этләр тотылмаган чорда шәһәр халкыннан килгән барлык гаризаларны 3-30-84 телефоны аша җыялар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сукбай хайваннарны тоту кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы һәм инвазион авырулар таралуны кисәтү, халыкның тәртибен һәм тынычлыгын тәэмин итү максатларында гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла һәм хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм иҗтимагый әхлак нормаларын үтәү принципларына нигезләнә.
2022 елның 25 мартына 48 баш эт тотылды.