Язгы боз куркыныч!

2022 елның 25 марты, җомга

​ Язның һәр көне кышны  кысрыклый, кар эри, елгаларда һәм сулыкларда боз юкара һәм көпшәкләнә. Кешеләр һәм техниканың бозга чыгуына һәм кешеләр белән бергә яр буе бозының боздан аерылуы бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең иң зур куркынычы март-апрель айларында булыр дип фаразлана.

Югары Ослан районында мондый очрак булган инде. 6 мартта кич белән җиңел автомобиль билгеләнмәгән урында бозга төште һәм ярдан 400 метр ераклыкта тәгәрмәчләре белән кар көртенә батты. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәде. Боз ватылып салкын суга эләгү ихтималын киметү өчен төп кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк. Бозга чыкканчы аның ныклыгына инанырга кирәк.  Боз шартлау, боз өстенә су чыгу билгеләре булганда  тиз арада аякларыгызны боз өслегеннән шудырып атлап, киредән ярга чыгыгыз. Бер урында йөк һәм кешеләр күпләп тупланырга тиеш түгел.  Әгәр боз ватылган икән: куркуга бирелмәгез, авыр әйберләрегезне ташлагыз, ярдәмгә чакырыгыз, боз кырыена  кулларыгыз белән тотыныгыз, көчле агым булганда аякларыгызны бөкләгез, су җыелган  аяк киемегезне салыгыз, боз читен ватмаска тырышыгыз, салмаска тырышыгыз, боз өстенә күкрәгегез белән ятырга тырышыгыз, чиратлап аякларыгызны боз өслегенә чыгарыгыз.  Зыян күрүче мөстәкыйль рәвештә судан чыга алмый икән, аңа ашыгыч ярдәм кирәк. Бозлы суда кеше 15-20 минуттан артык була алмый. Әгәр бәла ярдан ерак түгел икән, зыян күрүчегә бау, шарф ыргытырга, озын таяк, такта салырга кирәк. Сак кына зыян күргән кешегә якын килергә, кулыңны бирергә яки киеменнән тотып  чыгарырга мөмкин. Боз читенә якын килмәгез, әгәр сез берничә кеше икәнсез, бер-берегезне аяклардан тотып торыгыз. Зыян күрүчене бозлы судан чыгарганнан соң, аны кичекмәстән җылытып, тиз арада медпунктка илтеп куярга кирәк.

Киләсе каникуллар вакытында ата-аналар бер генә минутка да балаларны күздән ычкындырмасыннар, елгаларда һәм күлләрдә бозның куркынычлыгы турында кисәтсеннәр иде. Ярдәм кирәк булган кешене бозда күреп, кичекмәстән 01 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International