2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, кар көтелә.

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак.

- Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле көтелә.

- 500-1000 метрга кадәр күз күрүе начарлануы белән бураннар.

- Урыны белән бозлавык булачак.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.

Казан буенча:

Болытлы.

Кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем.

Урыны белән буран, бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8˚.

Көндез максималь һава температурасы +3..+5˚.

Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил була.

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Якындагы тәүлеккә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз. Җылы әйберләрне һәм ашамлыкларны алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Машинагызда насос, буксирлы трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Бозлавыкта:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаганда берничә тапкыр тормозга басып алырга. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда куркынычсызлык жилете кулланырга.

Җәяүлеләргә урам аша җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта..Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International