Татарстан Росреестры банклар белән бергә электрон ипотеканы үстерәчәк.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

 

Татарстан Росреестрында кредит оешмалары вәкилләре белән электрон ипотеканы үстерү, шул исәптән «24 сәгать эчендә ипотека» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Шулай ук түгәрәк өстәл барышында күчемсез милекне теркәү өлкәсендәге законнардагы яңалыклар яктыртылды.

«Белгәнегезчә, 2022 нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлы трансформация һәм электрон хезмәтләрне үстерү Росреестр өчен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без партнерларыбыз-банклар белән бергә- гариза бирүчеләр мәнфәгатьләрендә ведомстволарның электрон хезмәтләрен үстерүне дәвам итәргә планлаштырабыз», - диде чараны ачып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. 

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Татарстан Росреестрына электрон рәвештә керә торган документлар саны елдан-ел арта. Ведомство эксперты Альбина Алексеева билгеләп үткәнчә, бу бигрәк тә яңа төзелешләрдә торак сатып алганда һәм кредит чараларын җәлеп иткәндә, актуаль. Әйтик, 2021 елда өлешләп катнашу килешүләрен теркәүгә бирелгән 15 мең гаризаның яртысына якыны-электрон рәвештә. Агымдагы елның 2 аенда 3,7 мең гариза кергән, шул исәптән  элемтәсез – 76% (яки 2, 8 мең).

 Шулай ук 2021 ел нәтиҗәләре буенча ведомствога ипотекага 60 меңгә якын гариза кергән, шуларның 44% ы (яки 26,3 мең) – электрон рәвештә. 2022 елның 2 аенда-14,1 мең гариза, электрон рәвештә - 51% (яки 7,1 мең). Шул ук вакытта Росреестрның план күрсәткече 70% тәшкил итә.

 Росреестрның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып «24 сәгать эчендә электрон ипотека » федераль проектын тормышка ашыру тора. Электрон ипотекага бирелгән гаризалар саны буенча 24 сәгать эчендә Татарстан (Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Мәскәү, Ленинград, Свердловск, Новосибирск, Төмән өлкәләре, Краснодар крае кебек төбәкләр белән беррәттән) 10 топ-төбәккә керә. Әмма 1 көн эчендә ипотеканы теркәү турында карар кабул ителгән гаризаларның өлеше план күрсәткече 90% булганда 60% тәшкил итә.

 

 «2021 елның сентябреннән - республика территориясендә әлеге сервисны гамәлгә кертә башлаганнан бирле, аның мөмкинлекләреннән 13 меңгә якын татарстанлы файдаланды. Бер көн эчендә ипотеканы теркәүгә гаризаларның артуы әлеге хезмәтнең күчемсез милек базарында ихтыяҗ булуын күрсәтә. Шуның белән бергә республика территориясендә ипотеканы цифрлаштыру дәрәҗәсе югарырак була алыр иде», - дип шәрехли Татарстан Росреестры эксперты Радик Шәйхрәзиев. 

Электрон ипотеканы теркәү күләмен арттыру максатыннан Росреестр ведомствоның кредит оешмалары белән электрон хезмәттәшлеге стандартын эшләде. Экспертларның сүзләренә караганда, «24 сәгать эчендә ипотека» сервисы кысаларында бирелә торган документларның якынча дүрттән бере төрле хаталар белән килүен дәвам итә.

«Документларны электрон рәвештә Росреестрга җибәргәндә рөхсәт ителгән хаталарны минимальләштереп, кредит оешмалары тәэмин итүне тиз арада теркәүне йөкләмәләр буенча алалар һәм, димәк, үз  хәтәрлекләрен киметәләр, ә гражданнар кыска вакыт эчендә үз күчемсез милекләрен теркиләр», - дип үз фикерен белдерде Росреестр эксперты Эльмира Хәсьянова.

 

Электрон хезмәтләрнең өстенлеген аңлап, кредит оешмалары вәкилләре аларны күрсәтү процессына актив кушылырга әзер булуларын белдерделәр.

 

Үз чиратында, Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, банклар белән  бергә эшләп кенә Татарстан Росреестры электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең үсешен һәм өлешен арттыруны, аларның югары сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә алачак:

 Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина, күчемсез милекне электрон теркәү сыйфатын яхшырту өчен ведомство тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләгәндә түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

  

«Без вакытның кыйммәтле ресурс булуын аңлыйбыз, шуңа күрә аны нәтиҗәле һәм рациональ куллануга юнәлдерелгән үз хезмәтләрен тәкъдим итәбез. Клиентның дәүләт хезмәтләренең киң спектрын дистанцион, уңайлы урында алу мөмкинлеге барлыкка килә. Дәүләт хезмәтләрен алуда сыйфатны, һәркем өчен мөмкин булуын һәм гадилеген тәэмин итү – безнең беренче бурычыбыз.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International