Буада эш визиты белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе - ТР баш дәүләт регистраторы Азат Галимҗан улы Җәббаров булды.
Алар район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә Күп функцияле үзәктә булдылар, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Буа һәм Чүпрәле районнары буенча муниципальара бүлек башлыгы Гафурова Энҗе Мөсгир кызы һәм коллектив белән аралаштылар. Ранис Рафис улы белгечләр эшли торган бүлмәләрне күрсәтте, башкарылган ремонт эшләре турында сөйләде.