Ятим балалар Россия Тикшерү комитеты вузларына керә ала.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе 1 апрельгә кадәр РФ Тикшерү комитетының югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр турында мәгълүмат җыя.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург академияләрендә «Милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» белгечлеге буенча укырга кандидатлар БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Уку тәмамлангач, чыгарылыш сыйныф укучысы хезмәт үтү өчен үзен укытуга җибәргән  Россия Тикшерү комитетының тикшерү органына юллана.

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан, опекуннарның контакт мәгълүматларын күрсәтеп, кадетлар корпусына керергә теләк белдергән кандидатлар турында мәгълүматны Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең кадрлар бүлегендә көтәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-74-51 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә идарә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International