«Балачакны яклау инициативасы» проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

"Балачакны яклау инициативасы" II Республика проектлар конкурсы 2022 елның 28 мартыннан 15 сентябренә кадәр үткәрелә.

Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы.

Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре), балаларның уку һәм иҗат коллективлары, балалар иҗтимагый оешмалары катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International