Социаль ярдәм бүлеге психологы "Балалар агрессиясе" темасына чара үткәрде.

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

       Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар өчен “Балалар агрессиясе” темасына чара үткәрде. Дәреснең төп максаты - ата-аналарда балаларның агрессивлыгы сәбәпләрен ачыклау, баланың агрессив үз-үзен тотышын бетерү юлларын эзләүдә ярдәм итү.

Дәрес башында белгеч ата-аналар белән балалар агрессиясенең барлыкка килү сәбәпләре һәм факторлары, аның баланың үз-үзен тотышына йогынтысы турында фикер алышты. Шуннан соң, ата-аналар балалар белән уртак эшчәнлеккә җәлеп ителде - гаилә әгъзаларын туплауга юнәлдерелгән уртак тренинг үткәрелде. Чара азагында психолог ата-анасына низаглы хәлләрдә үз-үзен тотышын коррекцияләү буенча күрсәтмәләр бирде

           Мондый дәресләр ата-аналарда балалар агрессиясе һәм аны җиңү юллары проблемаларын аңлау культурасын формалаштыра, шулай ук ата-аналарга балалар белән тыгыз эмоциональ элемтәдә булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International