Әминә Гыйбәдуллина көйләр дөньясын өйрәнә.

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Музыка бүлегенең вокал классы буенча укучысы Әминә Гыйбәдуллина кечкенәдән музыканы ярата. Кыз күптән музыка коралында уйнарга өйрәнергә хыялланган, үзенчәлекле яңгырашлы ниндидер гадәти булмаган  көй эзләгән. Һәм бүген ул зур илһамлану белән сәнгать мәктәбенә яңа инструментта уен өйрәнергә йөгерә.

- 2022 елда «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Буаның 1нче сәнгать мәктәбенә 136 мең сумнан артык суммага кече барабан һәм ксилофон куелды. Укучылар яңа инструментларны бик теләп кабул иттеләр һәм аларда уйнарга өйрәнәләр, , - дип хәбәр итә сәнгать мәктәбе директоры Рамилә Хәбибуллина.

Яшь Әминә фортепиано сыйныфына  бик теләп йөри һәм яңа ксилофонны өйрәнә. Милли проект сәнгать мәктәбенең фондын музыкаль инструментлар белән тулыландырырга мөмкинлек бирде.

- Ксилофонда уйнарга өйрәнү мөмкинлегенә  мин бик шат. Миңа бу әкияти тавыш бик ошый һәм мин укуларымны дәвам итәргә телим, - дип уртаклашты Әминә.

Сәнгать мәктәбе җитәкчелеге мәктәп сәхнәсендә генә түгел, ә шәһәр, район һәм республика сәхнәләрендә чыгыш ясый торган  укучылар һәм укытучылар арасыннан ансамбль җыярга планлаштыра.

Буа районында милли проект буенча пианино сатып алынган, яңа авыл мәдәният йорты төзелгән. Агымдагы елга билгеләнгән виртуаль залны ачу да зур вакыйга булачак.

Проектны тормышка ашыру балаларның милли мәдәнияткә, гүзәллек хисләренә карата кызыксынуларын арттырырга мөмкинлек бирде, бу исә гаджетларга азрак вакыт кала дигән сүз бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International