Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 359 сәүдә объекты тәкъдим ителгән, шуларның 144 азык-төлек кибете, 20 федераль сәүдә челтәре.
Мартның беренче атнасында шәһәрдә товарларның кайбер төрләренә ажиотаж күзәтелсә, хәзер ихтыяҗ шактый кимегән. Киштәләр буш тормасын өчен, кибет администрацияләре товар җибәрүне арттыра. Бу шикәр комына, тозга, карабодай ярмасына һ. б. кагыла.
20 мартта, шулай ук 27 мартта Буа шәһәренең үзәк базары территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, анда «Буа шикәре» ҖЧҖ товары- шикәр комы сатылды.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча, соңгы атна эчендә шәһәрнең сәүдә нокталарында товарларның күп кенә категорияләренә бәяләр арту теркәлгән. Бәяләр артуның сәбәбе-тәэминатчының җибәрү бәясен үстерү.