Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы базасында балалар өчен "BABY SKILLS" чемпионатының муниципаль этабы узды.

2022 елның 1 апреле, җомга

Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы базасында балалар арасында төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә башлангыч һөнәри осталык күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә торган BABY SKILLS балалар чемпионатының муниципаль этабы узды.

Ярышларда Грошева Вероника "чәчтараш сәнгате", Вахитова Камилә, Рахманова Полина "кием һәм аксессуарлар дизайны" ("АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы) һәм Афлетунова Нәфисә "кием һәм аксессуарлар дизайны" ("Алтынчәч"балалар бакчасы) компетенциясендә катнашты.

Жюри балаларның конкурска бик яхшы әзерлекләрен билгеләп үтте. Алар үз һөнәрләрен мавыктыргыч итеп тәкъдим иттеләр, төймәләр ясадылар, футболка бизәделәр, иҗади яктан кием-салым экскизын, бәйрәм прическасы ясадылар.

Җиңүчеләргә BABY SKILLS чемпионатының республика этабында лаеклы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International