2022 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы.

2022 елның 1 апреле, җомга

 

 2022 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә, кар, юеш кар, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була. Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә бәйле булачак.

Казан буенча: Болытлы. Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International