2022 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә
- төнлә һәм көндез көчле җил 15-18 м/с тизлектә;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык;
- көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланган кыска вакытлы буран, бозлавык, юеш кар;
- көндез көнбатыш районнарда кар көртләре барлыкка килә.
Казан буенча :
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән кар, юеш кар.
Көндез явым-төшем, урыны-урыны белән кар.
Төнлә минималь температура 0..-2˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 1. 3˚. ;
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре барлыкка килә.