Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Рамазан ае башлануга багышланган хоккей матчында катнашты

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Ульяновскта Рамазан ае башлануга багышланган хоккей матчында катнашты.

"Рамазан аеның беренче көнендә Буа һәм Ульяновск командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды. Боз аренасында күршеләр белән очрашу-безнең күркәм гадәтебез . Бу юлы очрашу кунакчыл Ульяновск шәһәрендә "Лидер"ФОК аренасында узды. Чираттагы иптәшләр уены мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлануга багышланган иде.

Ульяновск шәһәре башлыгы Дмитрий Вавилинга, шәһәр башлыгы урынбасары, Засвияжск районы администрациясе башлыгы Наил Юманкуловка, Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры Рамил Егоровка һәм якташыбыз Рафаэль Нәҗметдиновка менә дигән уен һәм җылы очрашу өчен рәхмәт, - дип яза үзенең битендә Ранис Камартдинов.

Уенда фортуна Буа командасы ягында иде. Ульяновск-Буа иптәшләр уены безнең җиңү белән 2:4 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International