Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 апрелендә төнлә һәм иртән көчле җил, кар һәм буран көтелә

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 4 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән көтелә:

көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 24 метрга кадәр (00.00 сәгатькә кадәр);

- көчле кар, юеш кар, буран; явым - төшем һәм буран 500-1000мга кадәр начарлану;

- юеш кар сөрү;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, юлларның аерым участокларында кар көртләре.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән көчле.

Көндез явым-төшемсез.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -3..-5, аязган вакытта -8.

Көндез максималь һава температурасы +3..+5˚.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -3..-5, аязган вакытта -8.

Көндез максималь һава температурасы +3..+5˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар боткасы, юлларның аерым участокларында кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International