Мәдәни үсеш үзәгендә “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют”, “Ел тәрбиячесе”, , “Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Иң яхшы педагог-психолог - 2022”, “Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты иң яхшы укытучысы”, Бөтенроссия конкурсы- “Туган тел” мастер-классларының конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Иң талантлы һәм иҗади укытучыларны һәм Буа муниципаль районы тәрбиячеләрен мәртәбәле кунаклар котлады: Буа муниципаль районы башлыгы - Ранис Рәфис улы Камартдинов, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рафик улы Шакирҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Александровна Македонская.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Ранис Рафисович, аерым алганда болай дип билгеләп үтте: «Һөнәри осталык бәйгесе- ул сезнең эшчәнлекнең онытылмаслык һәм мөһим этабы. Һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә Сез районыбызны зона да гына түгел, ә конкурсның төбәк этапларында да лаеклы тәкъдим иттегез. Сез укытучы статусының югары дәрәҗәдә булуын расладыгыз һәм районыбызның мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керттегез!».
“Ел-2022 укытучылары” Буа шәһәренең Вахитов исемендәге гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резеда Равил кызы Азизова, Кыят урта мәктәбенең биология укытучысы Вячеслав Александрович Степанов, 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аделя Раят кызы Шәрәфетдинова, Буа шәһәренең 1нче урта мәктәбе укытучысы Раил Нәҗип улы Шәрәфетдинов, Түбән Наратбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Габделхак кызы Шәрәфетдинова булды. Лилия Габделхак кызы Казан шәһәрендәге конкурсның йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясады һәм «Мәгарифтә традицияләр һәм новаторлык» номинациясендә җиңүче булды.
"Буа муниципаль районында укытучылар хезмәтенә һәрвакыт зур хөрмәт һәм җылылык белән караганнар. "Ел укытучысы" конкурсы - беренче чиратта, һөнәри хезмәттәшлек һәм үсеш мөмкинлеге. Ә тагын бу һөнәрне популярлаштыру ысулларының берсе", - диде Н.А.Македонская үзенең сәламләү чыгышында. Ул “Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Әлеге номинациядә абсолют җиңүче дип Мингалиев Марат Шакирҗан улы, "ТР Буа шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе" МБУ баян укытучысы, Мусина Камилә Салих кызы сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы, Волкова Елена Юрьевна 2 нче лицей педагог-психологы, Малышева Алина Геннадьевна Боерган урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, Валиева Гөлчәчәк Фирдинант кызы Буа шәһәре лицей-интернатының педагог-оештыручысы, Садыйкова Язгөл Нияз кызы Вахитов исемендәге гимназиянең сыйныф җитәкчесе.
Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә 2022 елгы мәктәпкәчә учреждениеләрнең иң уңышлы педагоглары күтәрелде. Әлеге номинациядә җиңүчеләр дип “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Нигъмәтҗанова Оксана Николаевна һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Николаевна танылды.