Район башлыгы Ранис Камартдинов төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыгу кысаларында яңа балалар бакчасы төзелеше бара торган мәйданчыкта булды.
Исегезгә төшерәбез, Әлши авылында күп еллар дәвамында эшләп килүче балалар бакчасында төзелеш эшләре бара. 2021 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, объектны төзү килештерелде, финанслау чыганаклары табылды. Бинаны төзүгә 2021 елның ахырында-2022 елның башында керешкәннәр. Балалар бакчасы 25 урынга исәпләнгән, аны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелеш план буенча бара, дип хәбәр итәләр подрядчылар.
Аннары комиссия шәһәрдәге ЮХИДИ бинасына юнәлде. Объект шулай ук косметик ремонтка мохтаҗ: диварларны буяуга, обойларны яңартуга, кайбер җирдә идәнне алыштыру кирәк. Паспорт өстәле урнашкан өлеш тә төзекләндерүне сорый. Ранис Рафисовичка объектның тиешле таләпләргә туры килүен һәм анда барлык категория гражданнар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр дә йөри алуын күрсәттеләр. Әмма икенче катта урнашкан Паспорт өстәленә күтәрелү ягы мондый категория кешеләр өчен җайланмалар белән җиһазландырылмаган әле. Моңа кискен ихтыяҗ юк, әмма бу таләп үтәлергә тиеш. Район башлыгы кирәкле эшне оештырырга һәм кыска вакыт эчендә эш сметасын төзергә кирәклеген әйтте.
Реконструкция өчен район мәдәният йорты да ябылды. Бина тулысынча яңартылачак һәм зурайтылачак. Подрядчылар алдында янәшә төзекләндерелгән территорияләрне максималь дәрәҗәдә саклап калу бурычы тора.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Буа медицина училищесының тулай торагы бинасын һәм булачак кабинетларны һәм сәнгать мәктәбенең бүлмәләрен карадылар.