Буада яшелчә кооперативы төзү планлаштырыла
Хәзерге шартларда хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру белән кызыксыналар. Әмма күпләрне алынган продукцияне сату һәм саклау өчен шартлар тудыру мәсьәләләре борчый. Кооперативлар нәкъ менә шунда ярдәмгә килә.
Кооперативларның өстенлекләре турында бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә сөйләштеләр. Район башлыгы Ранис Камартдинов хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы продукциясенә ел әйләнәсе ихтыяҗ булачак, дип ассызыклады. Шуңа күрә бүген авыл халкына җитештерелгән продукция юкка чыкмасын өчен ярдәм итәргә кирәк. Ранис Рафис улы җыелган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда уңышларга ирешкән һәм тагын да күп идеяләре булган "ЭМИС" ҖЧҖ җитәкчесе Фазылҗанов Раил Наил улын тәкъдим итте.
- Кайчакта без әле беркем дә эшләми торган эшне эшлибез, һәм монда уңышның сере дә бар, ниндидер яңа, ләкин файдалы һәм табигый әйбер җитештерү. Безнең "сәламәтлек эликсирлары" белән дә шулай килеп чыкты, алар популярлык алды һәм ихтыяҗ белән файдаланылалар. Ә иң мөһиме - табигый, файдалы һәм үзебезнең виноградтан ясала. Ранис Рафисович белән танышканнан соң, миңа яшелчәчелек кооперативы төзү идеясе ошады. Без 2 максатны күздә тотабыз, авылда яшәүче үз продукциясен сатуына гарантия ала. Һәм нәтиҗәдә кулланучылар натураль, сыйфатлы продуктка ия булачак, - дип билгеләде Раил Наилович.
Кооперативка керү шартлары, өстенлекләре турында авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча белгеч Ирина Лукина сөйләде.
Теләгән һәр кеше кооперативка керә ала. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр кооперативтан утырту материаллары, сортлы орлыклар, үсентеләр, техника һәм башкаларны алырга мөмкин. Кооперативның төп максаты - авыл хуҗалыгы продукциясен зур күләмдә алу өчен шартлар тудыру, аннары кооператив аны сәүдә нокталарына, челтәр кибетләренә һәм базар бәясенә сата. Кооператив әгъзалары - үз хезмәтләре өчен югары түләү алалар. Мисал итеп 2019 елда төзелгән «Заготовитель» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын китерделәр. Бүген ул актив үсештә - анда инде 100 пайчы исәптә тора, кооперативның ике җитештерү бинасы һәм үлән, җиләк-җимеш эшкәртү өчен берничә берәмлек җайланмасы бар.
Юкә чәчәкләре өчен генә дә кооператив әгъзалары килограммы өчен 2 мең сум алалар. Шактый саллы суммалар.
- Безнең яшелчәләргә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә ихтыяҗ бар, аларны бер-ике сәгать эчендә сатып алалар. Ә быел без үзебезне һәм безнең базарларны табигый һәм сыйфатлы фермер продуктлары белән тәэмин итә алабыз. Быел һәр буш җир кисәген куллану бик мөһим, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Шулай ук очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Адав-Толымбайдан Кәримә Шакирова 5 елга якын яшелчә үстерә. Пенсиягә чыккач, ул ире белән яшелчәчелек белән җитди шөгыльләнә башлый. 27 сутый җирдә алар бәрәңге үстергәннәр, Казан базарларында сату иткәннәр һәм пенсиягә өстәмә керем алганнар. Хәзер алар төрле культуралар үстерәләр, Кәримә апа уңышны да, үсентеләрне дә сатуга әзерли. Әмма Шакировлар гаиләсе шактый вакыт үзләрендә виноград плантациясе булдыру турында уйлана.
- Виноград үстерү бик файдалы. Шуңа күрә моның белән шөгыльләнергә телибез. Ләкин кайдан башларга, кайсы сортларны сайларга һәм кайдан сатып алырга икәнен белмибез. Бүгенге очрашу бу сорауларны бирергә һәм безнең идеяне алга таба да эшләү өчен элемтәләр алырга мөмкинлек бирде, - дип уртаклашты Кәримә Абдураимовна.
Очрашу азагында холлда "Эмиз" эчемлегенең дегустациясе әзерләнгән иде.