Бер атнадан Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «ТР шәһәрләре үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
«Шәһәр кешеләрен сайлауга ике тема тәкъдим ителәчәк: алар иҗтимагый киңлекләр буенча яисә ишегалды территорияләре буенча сораштырулар үтә алачак, йә ике сораштыруны да уза алачак һәм үз фикерен дәүләт хезмәтләре сайтында калдыра алачаклар», - дип хәбәр итте Зиннәтуллина.
Сораштыруны 2023 елда республиканың барлык 45 районында төзекләндерү өчен өстенлекле иҗтимагый киңлекләрне сайлау үз эченә ала. Халык үз тавышын конкрет бер район яки шәһәр өчен генә бирә алачак.
«2022 елда тавыш бирүгә җәмәгать урыннары буенча 204 объект чыгарылды. Һәр муниципаль берәмлектә, шәһәр киңлекләре буенча мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә хәл ителүенә карап, өчтән алып 27 объектка кадәр. Казанда бу 27 объект, башка муниципаль берәмлекләрдә өчтән бишкә кадәр», - дип билгеләп үтт чыгыш ясаучы.
Тавыш бирү территорияләре исемлеге, шәһәр төзелеше анализы үткәргән команда һәм узган елгы тавыш бирү йомгакларын исәпкә алып, муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә төзелде.
Исемлеккә кергән һәр территория берничә критерийга туры килә: мәсәлән, территория туристик маршрутка керә аламы, әллә көндәлек транзит буламы, аның потенциалы бармы. Шулай ук исемлеккә гамәлгә ашырыла башлаган яки 2022 елда башланган, әмма дәвам итүне таләп иткән объектлар кертелгән.
Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында үткәрелә.