«Фотографиядә жанрлар» темасына чара.

2022 елның 8 апреле, җомга

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәгъдиева «Объективта дөнья» клубы кысаларында чара үткәрде. Чараның максаты: сәнгатьтә фотожанрларны күзаллауны формалаштыру, коллективта бер-берең белән эшли белү.

Дәрес башында нәтиҗәле уртак эш алып бару өчен катнашучылар арасында контакт урнаштыру өчен вакыт бирелде. Аннан дәреснең үзенә күчтеләр. Психолог төп жанрлар һәм фоторәсемнәр турында сөйләде, узган очрашуларның темаларын искә төшерде. Төркем эшендә балалар жанрлар буенча алган яңа белемнәрен фотога төшерүдә ныгыттылар һәм үзләренең командада дус һәм тату эшли белүләрен күрсәттеләр. Оештыручы мондый чаралар фотографияләр дөньясын танып белүгә, яшүсмерләрдә нәфис-эстетик зәвык тәрбияләүгә, бер-береңне тыңлый белүгә, игелекле һәм максатчан булырга ярдәм итә, дип саный.

Чараны оештыручы мондый чаралар фотографияләр дөньясын танып белүгә, яшүсмерләрдә нәфис-эстетик зәвык тәрбияләүгә, бер-береңне тыңлый белүгә, игелекле һәм максатчан булырга ярдәм итә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International