«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк затларны транспорт белән тәэмин итүне дәвам итә.

2022 елның 8 апреле, җомга

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Буа районының медицина учреждениеләренә транспорт белән тәэмин итүне дәвам итә. Мобиль бригада составына «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең машина йөртүче һәм социаль эш буенча белгече керә.

Максаты-диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү.

     Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. 2022 елның 1 кварталында 435 кешене китерү планлаштырылган иде, чынлыкта 65 яшькә җиткән 502 граждан китерелде.

Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең башлангыч стадияләрендә төрле патологияләрен ачыклый, бу исә актив озын гомер һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыруга ярдәм итә.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International