1 апрельдән түбәндәге рөхсәтләр электрон рәвештә бирелә

2022 елның 8 апреле, җомга

1 апрельдән түбәндәге рөхсәтләр КФҮдә электрон рәвештә гамәлгә ашырыла:

1) Балигъ булмаганнарның күчмә мөлкәтен читләштерү буенча алыш-бирешләрне гамәлгә ашыруга алдан рөхсәт бирү

2) Балигъ булмаган затныкы булган күчемсез мөлкәтне читләштерү буенча алыш-бирешләрне гамәлгә ашыруга алдан рөхсәт бирү

3) Балигъ булмаган (алар) исеменнән сатып алуның өстенлекле хокукыннан баш тартуга алдан рөхсәт бирү

4) Балигъ булмаган баланың мөлкәте өлешен билгеләүгә (күрсәтүгә) рөхсәт бирү

5) Балигъ булмаганнар катнашында мөлкәтне залогка (ипотекага) тапшыруга рөхсәт бирү

6) Балигъ булмаган затны карап тоту яисә тәэмин итү максатларында  балигъ булмаган торак урынына кредит шартнамәсе һәм заем шартнамәсе төзүгә (төзүгә ризалык бирүгә) алдан рөхсәт бирү һәм сатып алына торган урынны залогка (ипотекага) тапшыру өчен алдан рөхсәт бирү

7) Балигъ булмаган күчемсез милек объектына милек хокукын туктатуга рөхсәт бирү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International