Буада яшелчә кооперативын булдыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды. Район Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары җыелды, ZOOM режимында белгечләр җәлеп ителде.
Кооператив төзү мәсьәләсе буенча Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов вконтакте социаль челтәрендәге битендә һәм телеграммда халыктан кооперативка керергә әзерлек турында сораштыру үткәрә.
"Авыл җирендә яшәүче кеше теләсә нинди шартларда үзен яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итә. Ә уңыш югары булганда, күпчелек өчен «кайдасатырга» яки «кайда сакларга» дигән сорау туа.- Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗны исәпкә алып, район һәм республика халкын үзебезнең продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Төп шарт-экологик чиста, табигый продукт үстерү.
Төп бурыч-әзер продукцияне сатуны, кооператив хәл итәчәк. Шушы көннәрдә без райондашларны эшмәкәр, "ЭМИС" ҖЧҖ җитәкчесе Раил Наил улы Фазылҗанов белән очраштырдык. Май аенда ук яшелчә саклагычларын төзүгә керешү планлаштырыла.
Кооперативка теләгән һәркем керә ала. Бүген үк без теләгән кешеләрдән гаризалар җыябыз, якын арада яшелчә культураларын үстерү технологиясе буенча укыту семинарлары уздырачакбыз, кирәкле сортлар буенча тәкъдимнәр әйтәчәкбез, кооперативка керергә теләүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәкбез.
Сез дә безгә кушылыгыз", - дип яза үзенең битендә Ранис Рафис улы.