Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасының кече төркем тәрбияләнүчеләре уен формасында 15 төр кошлар белән җентекләп таныштылар. Балалар «Кошның исемен бел» дигән уен уйнадылар, чыпчык биюен биеделәр һәм кошлар турында җыр җырладылар.
Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары балаларга актуаль экологик акцияләр турында сөйләделәр һәм балалар бакчасына файдаланылган батарейкаларны җыю өчен пакетлар бүләк иттеләр, ә нәни табигать сакчыларына «Экология мәктәпләре» дип исемләнгән китаплар бүләк иттеләр.
Шулай ук Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары педагогларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын санитар-экологик икеайлыкка кушылырга чакырдылар.