Буа районында Илдар Гыйльметдинов һәм Шакир Яһүдин булып китте

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа муниципаль районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин булып киттеләр. Район башлыгы Ранис Камартдинов аларны мәдәни һәм социаль өлкә объектларында ремонт эшләренең барышы белән таныштырды. Аерым алганда, алар район мәдәният йортында булдылар, анда хәзерге вакытта «Мәдәният һәм туризмны үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында реконструкция эшләре алып барыла. Ремонт эшләрен 2 этапта башкару планлаштырыла. Беренче этапка гына да 405 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне 2023 елның 4 кварталында тәмамлау планлаштырыла.

- Эш күләме, чыннан да, шактый. Без сәхнәне киңәйтәбез, мәдәният йорты мәйданын арттырабыз. Проект буенча киенү – чишенү бүлмәләре, артистлар өчен операторлар, репетицияләр өчен заллар, уңайлы бүлмәләр, ә иң мөһиме-иркен, якты, тамашачылар өчен заманча зал барлыкка киләчәк, - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

Аннары 1 нче сәнгать мәктәбе биналарын карадылар. Биредә шулай ук тавыш яздыру студиясе, өстәмә хореография залы, балалар өчен душ, уңайлы санузеллар барлыкка киләчәк, функциональ концерт залы булачак. Быел сәнгать мәктәбе базасында «Мәдәният» милли проекты, «Цифрлы культура» төбәк проекты кысаларында виртуаль концерт залы булдырылачак.

Буа балалары өчен дә шартлар тагын да уңайланачак. Баш табиб Рөстәм Сәмәрханов, Буа район үзәк хастаханәсендә ремонт эшләре стационарларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында дәвам итә, дип сөйләде. Биредә бала тудыру бүлеген төзекләндерергә, реабилитация бүлегенең биналарын, УЗИ һәм амбулатор онкология ярдәме үзәген урнаштырырга планлаштырыла. Авыручы бала табучы хатын-кызлар өчен аерым изоляторлар-булдырылачак. Ремонт эшләре план кысаларында дәвам итә.

Депутатлар Буа медицина училищесының тулай торагында да булдылар.

- Бүлмәләрне беренче тапкыр күргәнемне хәтерлим,  монда яшәүләренә гаҗәпләндем, - дип искә алды биналарны карап, Илдар Гыйльметдинов.

Чыннан да, объект начар хәлдә иде. Республика җитәкчелеге, депутатлар һәм министрлыклар ярдәме белән акча бүлеп бирелде, эшләр башланды. Сентябрь ахырында тулай торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Бу шатлыклы хәбәр белән Буа медицина училищесы студентлары белән очрашу вакытында уртаклаштылар. Балаларга һәм укытучыларга республикада һәм илдә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International