"Экояз-2022" акциясе кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын формалаштыру һәм табигатькә сак караш тәрбияләү, кошларга карата гуманлы мөнәсәбәт булдыру максатыннан, "Йолдызкай" балалар бакчасында " һәр сыерчык оясына –бер оя!" акциясе үтте.
Акциядә "Зөя буйлары" дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы Галиев Ф. Н. һәм 1 категорияле белгеч Н.П. Белов актив катнаштылар.
"Безнең сыерчык оялары кошларга ошар һәм алар тиз арада үзләренең яңа фатирларына күченер һәм матур сайраулары белән куандырыр дип ышанасы килә, - дип билгеләп үтә оештыручылар.