6 нчы апрельдән 10 нчы апрельгә кадәр Читада терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган затларның бадминтон-спорт буенча Россия Кубогының беренче туры узды.
Турнирның призерлары-Павел Куликов (Казан), Олег Донцов (Казан) һәм Илназ Гыйниятуллин (Буа районы).
SL 4 спорт классында чыгыш ясаучы Павел Куликов ир-атлар ялгыз һәм парлы разрядларда җиңүче булды, катнаш парлы разрядта көмеш медаль яулады.
Олег Донцов SL 4 спорт классында ир-атлар арасында ялгыз разрядта бронза медальгә ия булды. Шулай ук спортчы ир-атлар арасында парлы һәм катнаш парлы разрядларда җиңүче булды.
SU 5 спорт классында Илназ Гыйниятуллин ир-атлар арасында ялгыз разрядлы «көмеш» һәм ир-атлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады.
Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз !