ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Түләү документларын тутыруда электрон сервис ярдәм итәчәк

Дәүләт пошлинасын түләгәндә түләү документларын тутыру аерым игътибар таләп итә. Түләү документында пошлина белән идарә итүче дәүләт органының реквизитларын, шулай ук КБК һәм түләү турында башка мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.

Түләү документын тутыру процессын шактый гадиләштерергә Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервислары төркеме составында «Дәүләт пошлинасын түләү» электрон сервисы мөмкинлек бирә. Сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган һәм әйтеп бару  белән җиһазландырылган. Аның ярдәмендә салым органнары белән идарә итә торган барлык төр пошлиналарны түләү өчен түләү документын формалаштырырга, аны бастырып чыгарырга яки түләүгә күчәргә мөмкин.

Ул түләүченең конкрет категориясенә юнәлдерелгән һәм тиешле бүлекләрнең һәркайсында урнашкан: «физик затларга», «шәхси эшмәкәрләргә» һәм «юридик затларга». Сайланган бүлеккә карап, түләүченең статусы һәм түләнергә тиешле пошлиналар төрләре автомат рәвештә билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International