Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана «Преодоление» клубы әгъзалары белән космонавтика көненә багышланган «Космос табышмаклары» дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда космик киңлек турында күзаллау формалаштыру.
Балалар Кояш системасыннан планеталар турында белделәр. Аннан соң кешенең космос киңлеген үзләштерүе турында сөйләштеләр һәм Россия гражданины Юрий Гагаринның беренче булып космоска очу турында белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан балаларга рәссам булырга һәм «Космик әкият» ясарга тәкъдим ителде. Рәсемнәрдә балалар үзләренең фантазияләрен космос сәяхәтләрендә чагылдырдылар, үзләрен космонавтлар итеп күрсәттеләр. Аларның эшләрендә төрле космик объектлар, ракеталар, планеталар, йолдызлар, кометлар күрергә мөмкин. Аннан соң чарада катнашучылар «Ракета», «Айга очыш», «Маршлаучы йолдызлар» уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды.
Мондый чаралар балаларда Космосның күптөрлелеге турында белемнәрен актуальләштерә, үз иленә патриотик хисләр, космоска беренче очыш өчен горурлык һәм хөрмәт тәрбияли, иҗади караш һәм фантазияне үстерә.