Бүләкләү тантанасы! Буа районы BabySkills -2022 балалар чемпионатының команда зачетында лаеклы 5 урынны алды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Президенты Балалар чемпионатының III төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чемпионат Яшь профессионаллар арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе, ул кече яшьтән балаларга киләчәк һөнәрен билгеләргә ярдәм итә. Безнең район әлеге чемпионатның команда зачетында лаеклы 5 урынны алды. Буа шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 11 бала бәйгедә беренче тапкыр катнашты.

Бүләкләү тантанасына Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - "Буа районы  мәгариф идарәсе" башлыгы Наталья Македонская чакырылган иде.

Ранис Рафис улы чемпионатта катнашучы - призерларга медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды, ата - аналарга, педагог-остазларга конкурсантларны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Наталья Александровна иҗади якын килүләре, энтузиазм, талант һәм балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирүгә җәлеп итүләре өчен балалар бакчасы җитәкчеләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кунаклар өчен "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар иҗади номерлар күрсәттеләр.

Киләчәктә барыгызга да югары җиңүләр һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International