Буа егете Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды

2022 елның 15 апреле, җомга

31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасының разведка батальоны разведчик-пулеметчысы, контракт хезмәтенең гвардия рядовое  Михаил Григорьевич Афанасьев Украинада махсус операция барышында  һәлак булды.

Михаил 1992 елгы, Буа районының Әлши авылында туа. 2014 елдан Ульяновск шәһәренең хәрби  частендә хәрби хезмәт уза.

Җирләү бүген, 15 апрельдә, хәрбинең  ватанында - Әлши авылында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International