"Батыр" спорт комплексында Буа медицина училищесының һәм Буа ветеринария техникумының профилактика отрядлары һәм "Форпост" отрядлары арасында күп төрле спорт ярышлары узды.
Балалар тартылу, йөгерү, озынлыкка сикерү һәм ятып күтәрүдә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
3 нче гомумкоманда урынын " ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиясе " МББУ профилактика отряды активистлары алды.
2 урынны "Татарстан Республикасы Буа шәһәре Лицей-интернаты" МББУ профилактика отряды активистлары яулады
1 урында- "Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү" мәктәбенең профилактика отряды активистлары, дип хәбәр итә Буа районының "Форпост" үзәге.