Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Факел уты кайдан “йөриячәк”
2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Универсиада утының безгә 2 июль көнне килеп җитәчәген хәбәр иткән идек инде. Бүген аны кабул итүгә әзерлек иң кызуында – эстафетаның район буйлап маршруты, факел тотып баручылар, волонтерлар исемлеге билгеле, юллар, стадион төзекләндерелә, маршрут җиһазлана.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин әйтүенчә, факел тотып баручылар Буа аша ике мәртәбә үтәчәк. Тәтеш районыннан Чүпрәлегә юнәлгәндә аларны Иске Борындык, Боерган авыллары халкы сәламләячәк. Ә Чүпрәледән Буага, Чуаш Киштәге, Кече Боерган, Татар Биморзасы, Иске Суыксу, Карлы авыллары аша узып, шәһәрнең Ефремов, Вахитов урамнары буйлап шәһәр үзәгенә киләчәкләр (схемада уклар белән күрсәтелгән) . Биредә, Ял үзәге каршындагы сәхнәдә сәламләү тантанасыннан соң Универсиада утын саклаучылар факелны кабызачаклар һәм эстафета старт алачак. Беренче булып 213 метр араны узу хокукы район халкына яхшы таныш шәхес, “Яшьлек” спорт мәктәбе тренеры Рифкать Бикмуллинга бирелә. Бу көнне Универсиада утын тотып йөгерү бәхетенә районнан 27 һәм кунаклардан 2 кеше ия булачак. Р. Люксембург, Комсомол, Космовский урамнарын колачлаган эстафета В. Трусенев исемендәге үзәк стадионда Универсиада касәсен кабызу белән төгәлләнәчәк. Соңгы этапта йөгерү һәм бу җаваплы миссияне үтәү районның танылган яшь спортчысына тапшырыла. Аның исемен әлегә сер итеп сакларга булдык.
Ә Универсиада уты килеп җитү, эстафета старт алу вакытын киләсе саннарда аерым хәбәр итәрбез. Бу тантаналы мизгелләрне теләгән барлык кеше күреп калырга тиеш.
– Районыбыз, шәһәребез кунаклар хәтерендә чисталыгы, төзеклеге белән истә калсын иде. Иң элек факел утын тотып баручылар маршруты узачак авылларда, шәһәрдә яшәүчеләрдән капка төплә- реннән төзелеш материалларын, иске техниканы алуларын, өй яннарын, агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, сәүдә нокталары җитәкчеләреннән территорияләрен, юл буйларын тәртипкә китерүне, сорыйбыз, - ди Мөдәррис Идрисович.
Һәр хуҗа да кунакны өен җыештырып каршы ала, ә Буа – уртак йортыбыз. Килүчеләр алдында йөзебез ак булсын, дисәк , йорт тирәләрен, капка төпләрен чәчәкләргә күмик. Матурлык, чисталык Универсиада өчен генә түгел, үзебезгә кирәк.
.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз