Яшь инспекторлар остазы: “Миңа дәрәҗә түгел, баланың иминлеге кыйммәт”

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Яшь юл инспекторлары хәрәкәте оешуга 40 ел тулды. Бу датага багышлап ЮХИДИ бүлекчәсендә үткәрелгән тантана 2 номерлы лицей укытучысы Венера Гафурованы бүләкләүдән башланды.
10 ел ЮИД түгәрәген җитәкләгән остазга бүлекчә начальнигы Равил Мөхәммәтбариев: 
- Юлларда балалар травматизмын киметүдә Сезнең дә өлешегез зур. Эшегезне республика җитәкчелеге дә югары бәяли”, - диде. Венера Гафурова шәкертләре “Имин тәгәрмәч” район конкурсында күп тапкыр абсолют җиңүче исемен яуладылар. 2005 елда әлеге бәйгенең республика этабында “Плакатларны яклау” номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. “1 сыйныф укучысына юлны аркылы чыгарга ярдәм ит!” ярышында да алар адресына ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеге тарафыннан җылы сүзләр яңгырады.
- Хезмәтеңне югары бәяләгәч, рәхәт. Ләкин, педагог буларак, миңа дәрәҗә түгел, балаларның иминлеге кыйммәт, - диде Венера Гафурова хөрмәтләүгә җавап итеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International