Буа шәһәренең Студентлар ТҖҮ һәм Мелиоратор ТҖҮ ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында өченче категориядә 4 нче урынны алдылар.
Бүген Казан Ратушасының Колонналар залында 2021 ел нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс, 2015 елдан башлап, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.