Бүген Буада Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Михаил Афанасьев белән хушлаштылар

2022 елның 15 апреле, җомга

Бүген Буа районы Афанасьев Михаил Григорьевич белән хушлашты... Ул Украинадагы махсус хәрби операция барышында үз илен һәм халкын яклап, нацист режимы белән көрәшеп һәлак булды.

 

Кырыс болытлы көн. Әлши авылының тыныч һәм тын урамнарында хәрби оркестр авазлары. Авылда яшәүчеләрнең барысы да диярлек бирегә җыелган, Буадан да килүчеләр күп. Барысы да сугышчы белән саубуллашырга килделәр.

 

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, хәрби комиссар Радик Тухфатуллин, хәрби часть вәкиле Дмитрий Кузнецов матәм митингында ата-аналарның кайгысын уртаклаштылар һәм батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

Буа муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл кешеләре, “Форпост” әгъзалары бер минутлык тынлык белән геройны искә алдылар.

 Михаилга күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены бирелде (үлгәннән соң). Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге мәңгегә безнең хәтердә калачак. Геройга мәңгелек дан!

Чын күңелдән туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез. Туганнары белән бергә кайгырабыз…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International