ГРАЖДАННАРГА САЛЫМ ТАШЛАМАЛАРЫНА ХОКУКЛАР ТУРЫНДА ВАКЫТЫНДА ХӘБӘР ИТӘРГӘ КИРӘК

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм элек аның турында белмәгән гражданнарга салым органнарына тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.

Салым ташламаларыннан файдаланучы һәм элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән гражданнарга кабат салым органына ташламага гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Салым ташламасына хокуклы салым түләүчегә билгеләнгән формада салым ташламасын теләсә нинди уңайлы ысул белән бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: теләсә кайсы салым органына яки КФҮ офисына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, почта аша яки электрон рәвештә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет яки «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша җибәрергә. Гаризага салым түләүче ташлама хокукын бирүче  документларын теркәргә мөмкин.

Салым ташламаларының тулы исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең “Мөлкәт салымнарының ставкалары һәм ташламалары турында белешмәләр” буенча милек салымнары» (www.nalog.ru ) интернет- сервисында танышырга була.

Физик затларның 2021 ел өчен мөлкәт  салымнарын түләү срогы-2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International